• 20.07.2017

    Хөрмәтле аучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Байбакларны  аулаганда барлык  аучыларны да саклык чараларын сакларга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын саклавыгызны сорыйбыз. Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.   Аулаганда түбәндәгеләр тыела: - бала чыгару ояларын казу һәм тарату; -   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау; -ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану; -саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану; -элмәкләр кулану; - йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану; - шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану; - төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану; - пневматик ау коралын куллану. Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез  авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.
  • 19.07.2017

    Хөрмәтле аучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) хәбәр итә:  2017 елда   ачык аучылык биләмәләрендә аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак. Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  тапшыру вакыты, Татарстан Республикасы Президенты аучылык байлыкларын тоту лимитын раслаганнан соң билгеле булачак. Ачык аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучыларга  Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.  2017 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук  җирәбәдә катнашу өчен  тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында  http://ojm.tatar.ru урнаштырылачак. Безнең сайттагы мәгълүматны  игътибар белән  карап барыгыз.
  • 18.07.2017

    Бердәм хезмәтләр порталы аша аучылык билетын бирү

    Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.  Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз. Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә. Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография. Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.  ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары: шәһәре: - Кремлевский ур., 8 йорт; - Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт; - Карл Маркс ур., 44 йорт; - Пушкин ур., 20 йорт; - Пушкин ур., 9/51 йорт; - Пушкин ур., 8 йорт; - Париж Коммунасы ур., 6 йорт; - Шоссейный ур.,22а йорт; - Татарстан ур., 52 йорт; - Черноморский ур., 3 йорт; - Чистай ур., 11 йорт; - Чистай ур., 61а йорт; - Декабристлар ур., 102 йорт; -  Декабристлар ур., 191 йорт; - Ямашев проспекты, 79 йорт; -  Ямашев проспекты, 82 йорт; - Блюхер ур., 81а йорт; - Мусин ур., 68 йорт; - Гагарин ур., 103 йорт.  Яр Чаллы шәһәре: - Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт; - Тынычлык проспекты, 24е йорт; - Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт; - Чулман ур.,36 йорт; - Шамиль Усманов ур.,80 йорт; - Яр Чаллы проспекты,47 йорт; - Сарман юлы, 52 йорт; -  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт; - Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт; - Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.  Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
  • 17.07.2017

    Хөрмәтле аучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының  12.04.2013елдан УП-303 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый җирләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык җир-суларында аулау күләмен билгеләү турында” гы боерыгының  III бүлеге 9нчы пункты белән тәңгәл килеп,  Татарстан Республикасы территориясендә киләсе ау вакытлары билгеләнде: соры куянга   15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр; чәшкеләргә, тиеннәргә, янутсыман этләргә, сусарларгә, көзәннәргә 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәр;  су йөзүче, сазлык- болын киекләренә, бүдәнәләргә, күгәрченнәргә һәм урман күгәрченнәренә җәйге-көзге ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр; көртлеккә һәм  тәлләтәвечкә көзге-кышкы ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр”. Өстә күрсәтелгән сроклар  ау токымы этләре һәм кошлары белән аулаганда да кагылуына игътибарыгызны юнәлтәбез.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Июль 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31       

Элемтәләр

Телефон:
+7 (843) 211-66-94.
Факс:
+7 (843) 211-66-47 (доб.2) круглосуточно.
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования