2017 елның 18 – 23 сентябрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе нигезендә, “ Аучылык байлыкларын куллануны оештыру һәм федераль дәүләт тикшерүе”программасы буенча, 72 сәгать күләмендә, һөнәрчелекне күтәрү узачак. Укуларны Киров шәһәренең “Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе” укытучылары алып барачаклар. Уку төре – көндезге. Программа тәмамланганнан соң һөнәрчелекне күтәрү турында таныклык биреләчәк.
Тулы мәгълүматны сез (843) 2117381 телефоннан шалтыратып яки Оksana.Filippova@tatar.ru. электрон адресына язып белә аласыз.