Экология дәресе уздырылды

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара табигать саклау оешмасы барлыкка килү көне чикләрендә, табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Филин Михаил Александрович белән,  Экология  елына һәм  Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләренә багышланган , тирә як табигатькә  сакчыл мөнәсәбәт сораулары буенча,экология дәресе уздырылды.  Ул  Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 1 нче гомуми урта мәктәп”тә үтте.

5 октябрь – Халыкара табигать саклау оешмасы барлыкка килү көне. Кызыл китапны булдыру идеясы нәкъ Халыкара табигать саклау оешмасына  кайтып кала. 1948 елның 5 октябрендә Халыкара табигать саклау оешмасы барлыкка килде. Аның штаб-квартирасы  Гланде шәһәрендә (Швейцария) урнаштырылды. Бу халыкара оешма планетаның биологик төрлелеген саклау мәсьәләләрен яктырту белән шөгыльләнә, шул темага  яңалыклар белән таныштыра, төрле илләрдә конгресслар оештыра һәм планетаның төрле регионнарында аерым саклауда  мохтаҗ булган  төрләрнең исемлеген төзи. Оешма үзенең миссиясен, иҗтимагый оешмаларга һәм  шәхси активистларга табигатьнең  тулылыгын һәм төрлелеген саклауда булышуда  күрә.

Кызыл китапны- юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннарның һәм үсемлекләрнең төрләре теркәлгән халыкара исемлекне-булдыру идеясы нәкъ Халыкара табигать саклау оешмасына  кайтып кала. Бу документ 1963 елдан алып барыла. 1979 елдан Халыкара табигать саклау оешмасының рәсми програм документы булып  “Халыкара табигать саклау стратегиясе” тора. Ә ООНның  1988 елда   Сан-Хосе  шәһәрендә (Коста-Рика) узган 17 нче Төп Ассамблеясында, оешма яңа исем алды - Халыкара табигать саклау оешмасы (ХТСО).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International