Тирә-якны саклау буенча дәүләт инспекторының эше- ул авыр эш көннәре һәм рейд чаралары генә түгел. Табигатьтә урмандагы кыргый җанварлар белән күңелгә хуш килерлек көтелмәгән очрашулар да булгалый. Мәсәлән, “Балтач” дәүләт тыюлыгы белгечләре, тыюлыкның территориясен әйләнеп чыкканда, пошилар гаиләсен очраттылар. Хайваннар инспекторлардан курыкмадылар, аларны үзләренә якын җибәрделәр һәм инспекторлар аларны истәлекле фотографиягә төшерделәр.