«Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгында кошларны өстәмә ашату.

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика күләмендә “ Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесе чикләрендә, «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы белгечләре белән, ТР Балтач районының “Кече Лызи урта гомум белем бирү мәктәбе”нең 8 сыйныф укучыларында һәм “4нче балалар бакчасы”  тәрбияләнүчеләрендә дәресләр уздырылды.

Мәктәп укучылары белән дәресләр викторина формасында узды, ә балалар бакчасы  тәрбияләнүчеләре белән – уен формасында.  Укулар вакытында тыюлык белгечләре балаларга Кызыл китап һәм аның әһәмияте турында,  Балтач районы территориясендә яши торган иң кыйммәтле һәм сирәк хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләделәр.

Дәресләр беткәч  укучылар һәм балалар  белән җимлекләр эленде.Тыюлык белгечләре җимлекләлрне нәрсәдән ясап булганын һәм кышлаучы кошларны  нәрсә белән ашатырга яравы турында аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International