«Һәрбер кошчыкка үзенең җимлеге» - «Колосок» балалар бакчасындагы акция

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

“Спасс” комплекслы профилле региональ әһәмияттәге  дәүләт табигый тыюлык белгечләре  ТР Спасс муниципаль районының «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Осинцева белән берлектә, «Һәрбер кошчыкка үзенең җимлеге» девизы астында чара уздырдылар. Үсеп килүче буын белән сөйләшкәндә, тыюлыкның  алдынгы белгече Мурзак Любовь  балаларга  Татарстанның кошлары шул санда ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында, аларның табигатьтәге әһәмияте турында, кошлар кыш көне кая һәм ничек кышлаулары, аларның нәрсә ашаулары , салкын вакытта  нинди ризыкта мохтаҗ булулары турында сөйләде.

Чараның максаты – балаларның кошлар турында, аларның табигатьтәге роле турында, каурыйлы дусларга булышырга кирәклеге турында белемнәрен тирәнәйтү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга тату иттереп җавап бирделәр. Дәрес ахырында  гадәткә кергән иң әйбәт җимлек ясау бәйгесе узды.  Бәйгенең иң актив катнашучылары билгеләнде. Балаларның  кошларны көн саен күзәтү һәм аларга җим салу мөмкинлеге булсын өчен, җимлекләрне балалар бакчасы янында элеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International