«Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгында кышкы чаралар.

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Быел кыш күп карлы булып чыкты. Кырыс тәбигый шартларда кешеләргә дә, хайваннарга да  авыр туры килә. Биотехник чаралар уздыру чикләрендә «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы инспекторлары яңадан кыргый кабаннарны өстәмә ашатырга чыктылар. ДКО “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкның 76 нчы квартал территориясе чыршылыгында, “Тимирязев ис. ҖЧҖ”белән бирелгән 400 килограмм арпа сибелде.

Тикшерү рейдлары һәм табигать саклау чараларының эффективлыгын үстерү өчен, тыюлык инспекторлары ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белгече Хакимзянов А.Г. белән берлектә, тыюлык катнашмасына керә торган 11 квартал территориясендә, квартал арасындагы ызаннарны чыбык-чабыктан чистарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International