Хокуксыз ау кыйммәткәрәк төшә.

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 2017 елның 17 ноябреннән 612 номерлы “РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 2011 елның 8 декабреннән 948 номерлы  боерыгы беләлн расланган, аучылык ресурсларына китергән зыянның күләмен  исәпләү Методикасының 1 һәм 3 кушымталарына үзгәрешләр кертү турында” гы боерыгы белән, аучылык ресурсларына китерелгән зыянның күләмен  исәпләү өчен таксалар арттырылды.

Нигездә таксалар 2 тапкырга артты ( мәсәлән, пошига карата 40 меңнән 80 мең сумга кадәр, аюга – 30 меңнән 60 меңгә кадәр), ләкин кайбер аучылык ресурслары буенча 3 тапкыр һәм артыгракка артты ( мәсәлән, кеш-5 мең сумгаг 15 мең сумга кадәр,кабарга -15 меңнән 60 мең сумга кадәр, су күсесе- 100дән 500 сумга кадәр).

Росомахага(15 мең сум), көзәнгә һәм себер көзәненә (500 сум) карата такса үзгәрмәде. Аучылык ресурсларына китерелгән зыянның күләмен  исәпләү мисаллары яңартылды. Аерым алганда, ачык аучылык биләмәләрендә рөхсәтнамәсез пошины аткан очракта, китерелгән зыянның күләмен  исәпләгәндә арттыручы коэффициент 3 кулланыла.  Китерелгән зыянның күләме бу очракта 240 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу боерык РФ Юстиция министрлыгында 31.01.2018 елда теркәлде. Теркәү N 49845, һәм 2018 елгның 12 февралендә көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования