2018 елның 10 февралендә республикабызның башкаласында “Россия чаңгысы-2018” XXXVI ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Казанда “Россия чаңгысы”н уздыру ның төп урыны Юдино мәйданчыгының “Локомотив” стадионында булды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре чаңгы шуу спортын яратучылар белән бергә ярышларда катнаштылар.