Республика күләмендәге «Мин һәм Кызыл китап» исемендәге кул эше бәйгесенең сайлап алу этабы тәмамланды.

2018 елның 16 феврале, җомга

Республика күләмендәге «Мин һәм Кызыл китап» исемендәге кул эше бәйгесенең сайлап алу этабы тәмамланды.

Республика күләмендәге «Мин һәм Кызыл китап» исемендәге балалар иҗади кул эше бәйгесе  истә калырлык һәм бик күңелле узды. Гомум белем бирү оешмаларында, мәктәпкәчә һәм башка оешмаларда биотөрлелекне һәм сирәк төрләрне саклау темасына дәресләр, уеннар, викториналар узды.

Бәйге чикләрендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән, кышлаучы кошларны өстәмә ашату өчен, җимлекләр эленде. Барлыгы әмәлләр белән бөтен республикадан 170 тән артык мәктәп, балалар бакчасы һәм башка оешмалар чолгап алынды. Кул эше бәйгесененең үзендә 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге 2159 бала катнашты.  Бәйгедә күрсәтелгән эшләрдән, Дәүләт комитетының район һәм үзәк сайлап алу комиссияләре белән Бәйге приз алучылары билгеләнде . Аларны бүләкләү ай ахырында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International