Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.02.2018 елдан 115 номерлы карары белән расланган, “Мишә елгасы тамагы” исемле региональ әһәмияттәге дәүләт тәбигый зоологик тыюлык оештырылды. Аерым саклау режимы белән тәңгәл килеп, тыюлык территориясендә су биологик ресурслар популяциясе яшәешенә янаучы теләсә кайсы эшчәнлек тыела. Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез: тыюлык территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр сәнәгый һәм һәвәскәрлек балыкчылыгы тулысынча тыела; ә шулай ук руда булмаган төзү материалларын табу да тыела.
Ссылка на постановление Кабинета Министров http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm