Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2017 елның эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2018 елга куелган максатлар турында сөйләде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

2018 елның 28 февраль көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2017 ел өчен эш нәтиҗәләре,  2018 елга куелган максатлар турында” темасына  йомгак ясау коллегиясе узды.

Коллегия утырышында  Татарстанның Премьер –министры Алексей Валерьевич Песошин, ТР  хәвефсезлек  киңәшмәсе рәисе Айрат Радинович Шафигуллин һәм башка зур урындагы затлар катнашты.

Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үзенең докладында, Татарстан Республикасында 66 ауны кулланучы үзенең эшчәнлеген алып баруы һәм алар белән 5 ел эчендә тармакка 900 млн.сум капитал салынуы, ә шулай ук 400 эш урыны бирелүе турында билгеләп үтте. 20% үсешкә карамастан уртача эш хакы барлыгы 12,3 мең сумны тәшкил итә. Аучылык ресурсларының  кушылган бәясе16% артты һәм 785,4 млн.сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасының  тәбигый-тыюлык фонды 181 аерым саклана торган табигый территорияне тәшкил итә. Аларның гомуми мәйданы 383,902 мең гектар, ул республика мәйданының 5,5% диярлек тәшкил итә. АСТТ астына 15 муниципаль районда, гомуми мәйданы 50984 гектарлык  34 бүлемтек запаска калдырылды.

Шулай ук Федор Батков үзенең докладында аучылык тармагына сорау үсү һәм ресурсларга ирешү мөмкинлеге үсү барлыгын ассызыклап үтте. Аны 2017 елда  хайваннар дөньясы объектларын тотуга 29703 рөхсәтнамә бирелү факты  раслый.

Аннан башка  су биологик ресурсларны саклау буенча идарәара системал эшчәнлек нәтиҗәләре билгеләнде. 5410 рейд уздрылды, төзелгән административ материаллар буенча күрсәткечләр , узган ел белән чагыштырганда 23%, ачылган җинаять эшләре 2,5 мәртәбәгә артты. Хокуксыз браконьерлык  станнарын бетерү эше буенча шактый зур нәтиҗәләргә ирештек- бүгенге көндә 2016-2017 елларда  ачыкланган хокуксыз браконьерлык  станнарыннан , хөкем белән чыгарылган  карарлар нигезендә, 40%  юк ителде.

Үзенең чыгышын тәмамлаганда Федор Батков, Прокуратурада, Эчке эшләр министрлыгында, Экология һәм урман хуҗалыгы министрлыгында, Россия табигать күзәтчелеге һәм Россия авыл күзәтчелеге Идарәләрендә эшли торган хезмәттәшләренә, бердәм нәтиҗәле эш өчен, рәхмәт сүзләре әйтте.

Алга таба үзенең доклады белән балыкчылык буенча  Федераль агентлылыкның  Урта Идел территориаль идарәсе Татарстан Республикасы буенча Дәүләт тикшерүе, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларны саклау бүлеге башлыгы  Марсель Мусагит улы Самигуллин чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау буенча , күзәтчелек эшчәнлегенең торышы турында сөйләде.

Киләсе докладчы - “Кыргый ферма” эко-туристлар паркы проектының җитәкчесе Альберт Рафаэль улы Камалиев. Проект җитәкчесе Балык Бистәсе районы территориясендә ял итү функциясе булган бердәнбер эко-туристлар паркы оештыру турында сөйләде.

Коллегия йомгагында тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин чыгыш ясады.

“Беренче төп казаныш “Чөгәнең уылдык чәчү урыны” һәм “Мишә елгасы тамагы” кебек ике яңа тыюлыкны булдыру дип санарга була”дип билгеләп китте Премьер-министр.

Комитетның бердәм интернет порталы аша дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле эшен, күзәтчелек эшендә нәтиҗәләргә ирешүне билгеләде.

“Аучылык ресурсларын табу өчен рөхсәтнамә бирүгә гариза тапшыру” хезмәтен электрон рәвештә күрсәтү буенча эшне көчәйтергә  һәм ачык аучылык биләмәләре булган барлык муниципаль  оешмаларга кертергә кирәклеген һәм балык хуҗалыгы өлкәсендә тикшерүне көчәйтергә кирәклеген Премьер-министр ассызыклап китте.

Коллегия утырышы тәмамланганда ТР Премьер-министры  Комитетның алдынгы хезмәткәрләренә  ТР дәүләт бүләкләрен – медальләр, мактау дәрәҗәләрен, ТР Министрлар Кабинетының  рәхмәт язуын -тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International