2018 елның 20 март көнендә, Дәүләт комитеты хезмәткәре Е.П.Жиганов белән, Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы ҖЧҖ«Рысь» аучылык хуҗалыгы территориясендә хокуксыз дүрт кыр кәҗәсен үтергән һәм эшкәрткән, 2 гражданин табылды һәм тоткарланды.
Полиция хезмәткәрләре белән бу очрак буенча тоткарланучылардан хокуксыз ау продукциясе,ике кар йөрү машинасы һәм җинаять коралы тартып алынды. Җинаять эшен ачу турында сорау карала.