Узган ялларда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Татарстан Республикасы территориясендә күзәтү чаралары алып барылды. Күзәтү барышында Чистай районында , хокуксыз 3 баш кондыз тоткан өчен, ике җирле яшәүче тоткарланды. Полиция белән, тоткарланганнарга карата, РФ ҖК 258 маддәсенең 1 бүлеге буенча җинаять эше ачу турында сорау карала.