Хөрмәтле аучылар!

2018 елның 27 апреле, җомга

Хөрмәтле аучылар!

2018 елның язгы ау чоры ачылу белән бәйле рәвештә, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, язгы ау чорында Ау кагыйдәләре белән, аулау ысулына,коралына һәм вакытына кагыла торган  күп кенә чикләүләр кертелү турында исегезгә төшерә. Татарстан Республикасы территориясендә кертелгән чикләү характерлы нормалары белән тәңгәл килеп, төп кагыйдәләрне тәкъдим итәбез.

Язгы ау чоры ачылу – апрельнең 4нче шимбәсеннән алып 10 календарь көн дәвамында (28.04-07.05.2018 ел) – 12.04.2013 елдан  УП-303 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы.

Ау тыела(12.04.2013 елдан  УП-303 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы):

Көртлекләргә «Забава», «Пестречинское», «Караишевское», «Никольское», «Бугульминское», «Поповское», «Юкә» аучылык биләмәләренншн кала, барлык аучылык биләмәләрендәһәм Баулы һәм Бөгелмә районнарының ачык аучылык биләмәләрендә;

Суерларга- республиканың барлык биләмәләрендә.

Соры каз- Татарстан Республикасының Кызыл китабы

 Ау объектлары:

Казлар

Ата үрдәкләр

Тәлләтәвеч

Көртлек (күрсәтелгән аучылык хуҗалыкларында)

Соры карга

 Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

Ау, аучылык ресурсларын тоту рөхсәтнамәсендә күрсәтелгән,аучылык ресурсларын тоту нормасы чикләрендә алып барыла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдан 1119 номерлы боерыгы). Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чорында 1 ау көне эчендә  киләсе нормалар урнаштырылды:

каз – 2 баш;

ата үрдәк – 3 баш;

Тәлләтәвеч – 3 баш.

 Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны тоту;

- тоткан каурыйлыларны  җыю очрагыннан кала, каурыйлы киекләрне куып тоту, табу яки тоту өчен йөзү чараларын куллану.

·  ыргаклар  куллану;

·   каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;               

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

 -  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;

- 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

-пневматик ау коралын куллану.

 Ау тыела:

  • иртәнге очыш вакытында тәләттәвечкә;
  • якынаю юлы белән;
  • яраланган каурыйлы киекләрне табу һәм китереп бирү өчен кулланыла торган, мылтык асты этләреннән кала,ау токымы этләре, ау кошлары ярдәмендә.
  • ана кошларга: үрдәкләргә,көртлекләргә;

- боҗырларга, су тавыгына, камыш тавыгына, соры казларга.

Казларга ау тыела:

- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, ә шулай ук елга, күл һәм сусаклагыч утрауларында ;

-Идел, Кама, Нократ, Ак елгаларның һәм алар белән оешкан сусаклагычларның су кисүеннән, шул санда аларның язгы ташуын истә тотып, 200 метрдан ким ераклыкта;

 Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм (яки) Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китапларына кертелгән  имезүчеләрне һәм кошларны тоту тыела.

Аучылык ресурсларын саклау максаты белән аулаганда тыела:

  • хайваннарның бала чыгара торган яшерен урыннарын ( оя, өн һ.б.) бетерү;
  • үсемлекләрне яндыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International