Республиканың Балтач районында табигать саклау чаралары уздырылды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Республиканың Балтач районында  табигать саклау чаралары уздырылды

2018 елның 22 маенда Балтач районы буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, Балатач урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында Нормабаш  тыюлыгы территориясендә урманны чистарттылар һәм “ Татарстанның чиста урманнары” һәм “Парклар маршы-2018” Республика табигать саклау  акцияләре чикләрендә  агач үсентеләре утырттылар.

Катнашучылар белән ясалма сулыкның  су саклау зонасында  нарат үсентеләре утыртылды һәм су янындагы урман каты көнкүреш чүпләреннән һәм чыбык-чабыклардан чистартылды.

Чарада 25 укучы катнашты, 300 агач үсентесе утыртылды һәм 3 гектар территория чистартылды.

Эш тәмамланганнан соң “ Парклар маршы” акциясендә катнашучыларны Комитет грамоталары белән бүләкләделәр, чәй һәм пәрәмәч белән сыйладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International