ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа районында “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясендә катнаштылар.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Узган ялларда республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе чикләрендә, Дәүләт комитетының “Зөя буйлары” дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре   коммуналь  калдыклардан  урманнарны чистартуда  һәм урманның санитар хәленә ярдәм итүдә актив катнаштылар.

Шулай итеп, бу акция чикләрендә, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, республиканың Әгерҗе, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Спасс районнары территориясендәге урманнарны чистарту буенча чаралар уздырылды.

Республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе 13.04.2018 елдан 859-р номерлы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән расланды һәм 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорларда, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда, уңай санитария-экология хәлен булдыру максаты белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International