Дәүләт комитетының утырышлар залында “Ау идарәсе” электрон программасын үстерү буенча киңәшмә уздырылды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 30 май көнендә Комиты белән “Ау идарәсе” электрон программасын үстерү буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә ТР МКА  , Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, КФҮ вәкилләре һәм 2014 елда  Россия Федерациясенең 9 субъектында, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә кертелгән “Ау идарәсе” электрон программасын эшләүчеләр катнаштылар.

Киңәшмәдә, алдынгы төбәкләр принцибы буенча, гамәлдәге программа моделен яңарту турында карар кабул ителде. Үзгәрешләр, Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган, аучылык билетларын һәм аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләрне бирү кебек, дәүләт хезмәтләренә кагылырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр халыкка әлеге хезмәтләрне алуны  гадиләштерүгә юнәлтелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International