04.06.2018 елны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.05.2018 елдан 379 номерлы “Гражданнар, юридик затлар һәм гражданлыгы булмаган затлар белән, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 25.05.2007 елдан 200 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте әгъзалары сагы астындагы су биологик ресурслар төрләрен хокуксыз табудан яки тотудан китерелгән зыянга түләтү күләмен исәпләү өчен, рәсми бәяләргә үзгәреш кертү турында”гы боерыгы канунлы көчкә керде.
Әлеге карар белән, гражданнар, юридик затлар һәм гражданлыгы булмаган затлар белән, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте әгъзалары сагы астындагы су биологик ресурслары төрләрен хокуксыз табудан яки тотудан китерелгән зыянга түләтү күләмен исәпләү өчен, яңа рәсми бәяләр расланды.
Су биологик ресурслар төрләре
|
Су биологик ресурслар төренең 1 данәсен бетерү, хокуксыз тоту яки табу өчен түләү зурлыгы, сумм
|
Берш Җумба Елга маймасы (гадәти) Этлэч
|
600 |
Күстерә Синец Ак күзле балык Көмеш табан балыгы Алтын табан балыгы Карабалык Чабак Кәлчәк Бәртәс |
400 |
Җилембалык Шыртлака |
200 |
Елец Верховка Ташбаш Энә балык |
100 |
Искәрмәләр:
1. Су биологик ресурсның әлеге төрен үлемгә китерми торган яра өчен, 1 данәгә рәсми бәядән 50 % түләү алына.
2. Су биологик ресурсның әлеге төрләренең уылдыклы ана балыкны бетергән,тоткан яки тапкан өчен, 1 данә өчен, рәсми бәядән 3 тапкырга күбрәк түләү алына.
3. Су биологик ресурсның әлеге төрләрен региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыклар территориясендә (акваториясендә) бетерү,тоту яки табу белән китерелгән зыян өчен, рәсми бәядән 3 тапкырга күбрәк түләү алына, башка региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдә - 1 данәгә рәсми бәядән 2 тапкырга күбрәк түләү алына.
4. Су биологик ресурсларының әлеге төрләрен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы иинистрлыгының 18.01.2014 елдан 453 номерлы “Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балыкчылык Кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән билгеләнгән, су биологик ресурсларын тотарга тыелган чорларда бетерү,тоту яки табу белән китерелгән зыян өчен, 1 данәгә рәсми бәядән 2 тапкырга күбрәк түләү алына.