Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты һәм дәуләт табигый тыюлыклары белгечләре халыкара табигатьне саклау акция «Парклар маршы - 2018» оештырганнар һәм үткәргәннәр. Бу акция «Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк» девизы астында узган. Халыкара акция 20 муниципаль төбәкләрдә 5 адым белән уздырылган: мәгърифәтчелек, бәйге, хезмәт, бәйрәм, хисап.
Дәуләт табигый тыюлыкларының идарәләре оештырган чараларда 5 меңнән артык кеше катнашкан; 30дан артык оешма акцияенң эшлекле партнерлары булган. 95 ирекле ярдәм экология десантлары (урманнарны, су буйларын чүптән чистарту, аларны яшелләндерү) оештырылган, аларда 7,9 мең тирәсе кеше катнашкан.