Үсемлекләр җыелмалары буенча эксперт комиссиясе утырышы

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 елның 5 июненда Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетында үсемлекләр җыелмаларының дәуләт исәбе, тулыландыру, саклау, сатып алу, сату, читкә җибәрү, Татарстан Республикасы чикләреннән чыгару буенча эксперт комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Комитет, ФДБУ «Идел-Кама дәуләт табигый биосфера тыюлыгы», МБКУ «Казан хайван һәм үсемлек бакчасы», Татарстан Республикасының Милли музее, Казан федераль университетының Укыту-җитештерү үзәге (Үсемлек бакчасы), Казан шәһәренең МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге» хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Эксперт комиссиясе МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге»нең үсемлекләр экспозициясен Үсемлекләр җыелмаларының дәуләт реестырына кертү турында карар чыгарды. Бу җыелма 671 төр агач, куак һәм чирәм үсемлекләреннән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International