Табигать белән дуслык – «Дуслык» лагерендә дәрес

2018 елның 22 июне, җомга

Спасс муниципаль төбәгенең Өчкүлле мәктәбе оештырган «Дуслык» көндезге мәктәп лагерендә «Спасский» дәүләт табигый тыюлыгы беглечләре экология буенча дәрес уздырганнар. Чараның максаты – Татарстаннның табигый тыюлык урыннары турында белемне киңәйтү. Балалар фильмнар аша Татарстаннның аерым саклаулы табигый җирләргә «сәяхәт» ясаганнар, табигый тыюлыклар турында, аларның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белгәннәр. Фильмнар караганнан соң балалар мавыгып иҗади эшләр башкарганнар – хайваннар, гөлләр һәм үсемлекләр рәсемнәрен ясаганнар, Татарстаннның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының вәкилләрен атап ярышларда актив катнашканнар.

Шунсын әйтеп китәргә кирәк, мәктәптә яшь буынның экологик тәрбиясенә зур игътибар бирелә, һәм моның мөһим хезмәте укытучы Гришина Екатеринада.

Чараның тәмамлавында лагерь җитәкчесе табигый тыюлык исеменнән экология буенча китаплар белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International