Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Комитет эшчәнлегендә, коррупция торышы турында халыкның фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Дәүләт комитетның эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Дәүләт комитетының вазыйфаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.