Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елда ачык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, очраклы сайлып алу ысулы белән ( җирәбә салу) кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбә салуда катнашуга гаризаларны бирү вакыты, Татарстан Республикасы Президенты белән аучылык ресурсларын тоту лимитларын раслаганнан соң билгеләнәчәк.
Ачык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын тоту хокукын алу өчен, аучыларга Комитетка гариза белән мөрәтәгать итәргә кирәк булачак.
2018 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru урнаштырылачак