2018 елның 19 июлендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, “Зөя” дәүләт табигый тыюлык территориясендә уздырылган рейд барышында, су биологик ресурсларны хокуксыз тоткан өчен, Чуваш республикасы гражданины тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.