Браконьерлар кабат тоткарланганнар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

       Чистай районында рейд барышында, Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,  кыслаларны хокуксыз тоткан бер төркем зат тоткарланды. Тоткарлау барышында 193 кысла һәм 144 кысла тоткыч  тартып алынды. Хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 һәм 3 өлеше буенча (бер төркем зат алдан сөйләшү буенча яки  оешкан төркем тарафыннан , үзйөрешле йөзүче транспорт чарасын кулланып,  су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) (500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салына яки хөкем ителгән затның 3 елдан 5 елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яки башка керем күләмендә, яки 2дән 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә яки 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа яки эшчәнлек  белән шөгыльләнүне тыеп, яки тыймыйча)  җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

         Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Идел-Каспий төбәгендәге  балыкчылык кагыйдәләре нигезендә һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгында,   бер гражданинның  өчтән артык булган кысла тоткычы белән су биоресурсларын тоту тыела. Рөхсәт ителгән кысла тоткычларның һәрбер параметры(озынлыгы, киңлеге, биеклеге  - күппочмаклылар өчен, биеклеге, диаметры конус һәм цилиндр  өчен ) 80 см артмаска тиеш, шулай ук  кыслаларны суга кереп  яки  чумып, кул белән тоту тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International