«Татарстанның Чиста урманнары» исемендәге Республика күләмендәге табигать саклау акциясенең көзге этабы кысаларында, «Кичке таң» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, урманнарны каты коммуналь калдыклардан, коры-сары үләннәрдән һәм ботаклардан чистарту, ә шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмати щитларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чаралар күрделәр.
«Катлаулы наратлык» табигый һәйкәлне тикшерү вакытында якынча 600 кубометр коры-сары үләннәр һәм ботаклар җыелды.
Акция барышында, дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар көче белән, 7 мәгълүмати аншлаг ремонтланды һәм урнаштырылды.