Әгерҗе районының аучылары белән семинар

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

 Әгерҗе шәһәрендә, «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе инициативасы буенча очрашу узды, анда көзге ау барышы турында фикер алышынды. Очрашуда «Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы Р. Р. Маннапов, Татарстан Республикасының Әгерҗе районы буенча Районара бүлек башлыгы Э. М. Хуҗәхмәтов, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы А. Р. Шайдуллин, Түбән Кама шәһәренең лицензия-рөхсәт эше бүлегенең өлкән инспекторы (Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Мамадыш һәм Сарман районнары буенча) Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең полиция лейтенанты А.В. Петряев катнашты. Алар белән ау өлкәсендә таләпләрне тоту, аучылык ресурсларын саклау, бозуларны кисәтү, ачыклау һәм аларга юл куймау һәм  аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә зыян китерүне булдырмау сораулары каралды.

Аучылар алдында чыгыш ясаганда, табигый тыюлык башлыгы Руслан Маннапов катнашучыларны Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасына кертелгән хайваннар, тыюлык режимы белән таныштырды һәм 2020 елга кадәрге чорда барлык региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыкларда һәвәскәр һәм спорт аучылыгын тыю турында ассызыклап китте.

Әгерҗе районы буенча районара бүлек башлыгы Эдуард Хуҗәхмәтов җыелган кешеләргә ау кагыйдәләрен аңлатты һәм районның һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык территорияләрендә аулау лимиты белән таныштырды.

Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Айрат Шәйдуллин янгынга каршы чаралар һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләде.

Александр Петряев ату коралы белән эш иткәндә  куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International