«Минем алтын балыгым» («Моя золотая рыбка»)

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бүген сәгать 15.00, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, яшь буынны Татарстанның табигый байлыкларын саклауга җәлеп итү максаты белән, региональ әһәмияттәге комплекслы профильле "Зөя" дәүләт табигый тыюлык территориясендә, беренче тапкыр чөгә балыгымаймычын табигый яшәү мохитенә– Куйбышев сусаклагычы акваториясенә чыгару буенча экологик – мәгариф чарасы үткәрә.

Бу чарага ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен "Нурлат балалар йорты» дәүләт белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы Лицей" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 4-5 нче сыйныф укучылары кушылачак.

Чөгә балыгының маймычын «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексы бирә, ул инде быел ук маймыч үстерү буенча үз процессын башлап җибәрде. Хәзерге вакытта анда 54 мең чөгә балыгының маймычы үсеп килә.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Татарстанда су биоресурсларын саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Татарстанда 1750 гектар мәйданлы «Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары» региональ  әһәмиятендәге дәүләт табигый зоологик тыюлык булдырылды инде. Җир бүлемтекләре республиканың тугыз муниципаль районында урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International