Бердәм урман утырту көне

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

«Ашыт» тыюлыгы һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республика күләмендәге традициягә кергән «Бердәм урман утырту көне» исемле  табигатьне саклау чыгышында  актив катнаштылар. Массакүләм чара Татарстан Республикасының  Питрәч районындагы Иске Шигали авылында узды. Анда тыюлык хезмәткәрләре үзләренең яшь чыршы үсентеләре  аллеясын утырттылар.

Урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, әлеге табигать саклау чыгышының максаты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International