Хөрмәтле аучылар!

2018 елның 12 октябре, җомга

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе П. Б. Яцукның  больничныйда булган вакытына, Тукай районының һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга гаризаны кабул итү һәм рөхсәтнамә бирү өчен җаваплы итеп, Алабуга районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Родионов А. В. билгеләнде.

Рөхсәтнамә алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Алабуга шәһәре, Чапаев ур., 68

89178692865 Родионов Андрей Валерьевич

Рөхсәтнамә алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы:

 Дүшәмбе

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Җомга

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Шимбә

9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International