Россиядә Тыюлык эше хезмәткәрләре көне.

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Тыюлык эше хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.

Инде 15 елга якын Тыюлыкта эшләүчеләр көне уздырыла. Традицион рәвештә бу көн 14 октябрьдә билгеләп үтелә. Аны  оештыру турында карар 1999 елда кабул ителә. Владивосток шәһәрендә узган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә, дәүләт тыюлыклары директорлары бәйрәмне оештыру инициативасы белән чыгыш ясадылар.

Бу бәйрәмнең конкрет максаты бар: әлеге эшчәнлек өлкәсенә, табигый байлыкларын саклау мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Бу бәйрәм тере табигатьнең милли горурлык булуын исбатларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International