Һәр гражданин браконьерлыкка каршы көрәшкә кушыла ала. Моның өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халык контроле» бүлегенә керергә кирәк.
Әлеге ресурс ярдәмендә, физик затлар тарафыннан ятьмәләр кую фактлары турында, шулай ук сәнәгый балык тоту участогы чикләреннән читтә ятьмәләр кую турында хәбәр итү өчен, https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov сылтама буенча күчәргә кирәк. Аннары “Вакыйга өстәргә” кнопкасына басарга, “Су биологик ресурсларын законсыз тоту (чыгару)” категориясен сайларга, фото кушарга, чыга торган картада координатларын күрсәтергә, исемен һәм вакыйга турында мәгълүмат өстәргә кирәк.
Гражданнарның хакимият органнары белән хезмәттәшлегенең мондый форматы, су биоресурсларын законсыз тоту мәсьәләсе буенча, чараларны тиз һәм нәтиҗәле кабул итү мөмкинлеген бирә.