Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча район бүлеге башлыгы Иванов Эдуард Түбән Кама районының «Балалар биология-экология үзәге» исемле өстәмә белем бирү учреждениесендә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган викторина үткәрде.
Викторинада башлангыч сыйныф балалары катнашты. Алар хайваннар дөньясы турында белемнәрен күрсәттеләр, иң яхшыларына грамоталар тапшырылды, ә белем бирү үзәгенә Татарстан Республикасының Кызыл китабының соңгы басмасы бүләк ителде.