«Зөя буйлары» тыюлыгында экологик өмә

2018 елның 26 октябре, җомга

«Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, сыйныф җитәкчесе Бызова М. А., Сагдеев ис. урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә,  тыюлык территориясендә «Буа урманчылыгы» ДКУ урман массивларын чүп-чардан һәм калдыклардан чистарту буенча экологик өмә үткәрделәр. Чарада барлыгы 23 укучы һәм 10 ата-ана катнашты. Якынча 3,5 куб. м. чүп-чар җыеп алынды. Әлеге чара буенча эш даими рәвештә дәвам итәчәк.

Шулай ук «Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, балаларга һәм олыларга урман һәм су ресурсларын саклау, табигатькә сак караш буенча лекция укыдылар. Соңыннан иң актив укучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International