«Песнәк көне» бәйрәме

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрь көнне Россиядә Песнәк көне – песнәкләр, балыкчылар һәм эт ярдәмендә аулаучылар көне билгеләнә.

Тагын бу көнне безнең илдә кышлаучы кошларны каршы алу көне буларак билгеләп үтәләр һәм канатлыларны ашата башлыйлар. Бу көннән башлап төрле торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунаклар»ны - күчмә һәм кышлаучы кошларны: купшы чыпчыкларны, карабүрекләрне, песнәкләрне, черелдәвекләрне, күкканатларны каршы алырга әзерләнә башлыйлар. Кешеләр алар өчен  яраткан ризыкларын- кыздырылмаган кабак, көнбагыш орлыкларын, тозсыз дуңгыз маен әзерләп куялар,  төрле җимлекләр эләләр.

Ә тагын “Песнәк көне”аучылар һәм балыкчылар бәйрәме булып санала, чөнки, кагыйдә буларак, озак вакытлар бу көннән башлап кыйммәтле мехлы хайваннарны тоту һәм кышкы балык тоту сезоны ачылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International