Су биоресурсларына китерелгән зыянны исәпләү өчен таксалар арттырылды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте, моңа кадәр 18 елга якын үзгәрмәгән, су биоресурсларына китерелгән зыян күләмен исәпләү өчен яңа таксаларны раслады. 2018 елның 3 ноябреннән 1321 номерлы  тиешле карар, хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында, җомга көнне басылып чыкты.

Таксалар төче суда яшәүче, шулай ук диңгездә яшәүче су биоресурсларын саклау максатлары белән билгеләнде. Штраф ставкалары браконьерлар, законсыз балык продукциясе белән сәүдә итүчеләр, шулай ук су биоресурсларына зыян китерә торган сәнәгать предприятиеләре китергән зыянны исәпләгәндә кулланыла.

Төче суда яшәүче сазан, карп, чуртан, ак амур, толстолобик, кутум, җәен балыгына китерелгән зыян өчен такса, бер нөсхәсе өчен 250 сумнан 925 сумга кадәр арттырылды, судакка 250 сумнан 3305 сумга кадәр.  Чөгә балыгы өчен такса  (күләме һәм авырлыгы бәйсез рәвештә 1 нөсхәгә) хәзер 4572 сум тәшкил итә ( элек 420 сум булды).

Моннан тыш, өстәге карар нигезендә су биоресурсларының уылдык буенча зыянны исәпләү өчен таксалар арттырылды. Чөгә балыгы  уылдыгының  килограммы өчен  штраф 5000 сумнан 54910 сумга кадәр күтәрелде. Өстәвенә, уылдыкның һәр килограммы өчен, чөгә балыгының данәсе өчен билгеләнгән 100%  такса өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International