«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре 5-11 сыйныфлар арасында йомгаклау линейкаларында, шулай ук Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган укучыларның Россия хәрәкәте сафларына керү тантанасында катнаштылар.
Линейка вакытында тыюлык хезмәткәрләре укучыларны «Парклар маршы – 2018» акциясе кысаларында үткәрелгән табигать саклау чаралары белән таныштырдылар. «Чатыр-Тау» тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы, укуларында уңышлар теләп, «Тыюлыклы табигатьне саклыйк» балалар плакатлар конкурсы призерларына, ә шулай ук мәктәп укытучыларына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада 396 укучы катнашты.