11 гыйнвар – Россиянең Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Ел саен 11 гыйнварда безнең илдә, 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган, Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнеп үтелә.

Бу вакыйга өчен  11 гыйнвар көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне Россиядә 1917 елда Баргузин исемле беренче дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аны төзү Россиянең махсус сакланыла торган табигать территорияләре (МСТТ) системасын оештыруга нигез салды.

Белешмә өчен: Бүгенге көндә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды барлык дәрәҗәдәге 181 аеруча саклана торган табигый территорияне берләштерә, шул исәптән :

- 2 федераль әһәмияттәге  аеруча саклана торган табигый  территория, ә атап әйткәндә саклау зонасының гомуми мәйданы 36,68 мең га булган, ФДБУ «Түбән Кама «милли паркы» һәм ФДБУ «Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы»;

- 176 төбәк әһәмиятендәге  аеруча саклана торган табигый  территория, шуларның 143-е табигать  һәйкәле, 25-комплекслы (ландшафт) профильле  дәүләт табигать тыюлыклары һәм 8-дәүләт табигать зоология (аучылык) тыюлыгы, шуларның арасында 17 дәүләт табигый тыюлык администрация белән штатка ия;

- 3 җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория.​

Фото: Лениногорский район, Государственный природный заказник «Степной» имени А.И. Щеповских»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International