“Балык-булсын!”акциясе кысаларында кышкы чаралар дәвам итә

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 12 гыйнварында, “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе, Әгерҗе районының ЭкОС (экология, саклау, коткару) түгәрәгенә йөрүче Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, “Иж елгасы” табигать һәйкәле янында балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрделәр

Һава торышы акциядә катнашучылар өчен бик яхшы булды, бу көнне температура -6, -7 градус салкын һәм көне җилсез иде. Балаларның бер өлеше волонтерлар һәм тыюлык хезмәткәре белән кар чанасына утырып, коры камыш артыннан киттеләр. Калган балалар, тыюлык башлыгы белән бергә, элек билгеләнгән маршрут буенча лункалар тишәргә киттеләр. Укучылар бозда йөздән артык лунка тишеп, бурычларын уңышлы үтәделәр. Соңыннан катнашучылар җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга тыгып, аларны тиз катмасын өчен кар белән капладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International