2022 елга кадәр барлык аучылык җир-суларда да байбакларны аулау тыела

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне республикабызның президенты “Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 елның 19 февраленнән  УП-130 номерлы указга кул куйды.

Указ һәвәскәрләр һәм спорт аулавы вакытына  зур булмаган үзгәрешләр кертә, шулай ук, Указ нигезендә, Татарстан Республикасында 2022 елга кадәрге чорда барлык аучылык биләмәләрендә дә байбакларны аулау тыела.

Байбакка ауны тыю турындагы карар, аның саны кимү белән бәйле рәвештә кабул ителде. Соңгы өч елда республикада әлеге төрнең популяциясе 18 меңнән 13 меңгә кадәр кимеде. Ауны тыю вакытында, сан тирбәлешенең сәбәпләрен билгеләү һәм әлеге төрнең иминлеген һәм сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү планлаштырыла.

 

Фото: Татарстан Республикасында иң күп санлы байбак колониясе яшәгән «Дала» дәүләт табигать заказнигы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International