«Балалар кулыннан игелек» - Салавыч авылында агитацияләү кампаниясе

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Салавыч авылындагы балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасында белгечләр «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес үткәрделәр, ә дәреснең икенче өлешендә балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре белән берлектә тыюлык хезмәткәрләре авыл халкына экологик темага агитацияләү листовкаларын таратып, мәгълүматны җиткерделәр.

Листовкаларны балалар үзләре ата-аналар ярдәме белән ясадылар. Мондый чара балаларның үзләренә дә бик ошады һәм халыкта да зур кызыксыну уятты. Авыл халкы  листовкаларны шатланып кабул итте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен сакларга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International