Әгерҗе районында гаилә экологик проектлары конкурсы

12 апрель 2019 ел., җомга

ТР Дәүләт комитетының «Кичке Таң» тыюлыгы администрациясе Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Гаилә экологик проектлары конкурсы үткәрде.

 Укучыларның һәм аларның ата — аналарының тикшеренү эшләрендә тәкъдим ителгән шактый кызыклы темаларында хайваннарның, кошларның һәм балыкларның яшәү урыннары – бу туфрак, атмосфера һәм су,пычрану проблемалары ачылды. Шулай ук экология буенча проектлар темаларында дөрес ашау,  телефоннарның йогынтысы, калдыкларны утильләштерү һәм хуҗасыз хайваннар проблемалары да күтәрелде.

Үткәрелгән экспериментлар, төрле тәҗрибәләр, табигать күзәтүләре турында фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар белән ныгытылган презентация, хикәяләр рәвешендә балалар үзләренең ата-аналары белән эшләгән проектларын якладылар.

Гадәттәгечә, чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Алар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования