Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының I кварталдагы эшенә йомгак ясау

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетында, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин рәисле астында, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Анда ведомствоара эшче төркемнәрнең 2019 елның I кварталына эш йомгакларын ясадылар һәм 2019 елгы уылдык чәчү чорына күзәтчелек ведомстволарының төп бурычларын билгеләделәр.

Төп докладчылар булып түбәндәгеләр торды: Татарстан Республикасының  Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы урынбасары М. А. Шинкарев, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - Ф. Ф. Шакиров.

Шулай ук, әлеге районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең эш нәтиҗәләрен түбәнәйтү сәбәпләре турында, Актаныш һәм Тукай районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләрен дә тыңладылар.

Хәзер ведомстволарның төп бурычлары булып, елга балыгы белән законсыз сәүдә итү; балык тоту максатларында кече судноларны куллануны булдырмау; сулыкларны ташландык тоту коралларыннан чистарту; аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану; су объектларын куллану һәм саклау тора.

Исегезгә төшерәбез, Идел-Каспий бассейны өчен билгеләнгән Балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, 2019 елда, Татарстан Республикасы өчен, 25 апрельдән алып 5 нче июньгә кадәр уылдык чәчү  вакытында һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International