“Чатыр-Тау” тыюлыгында “Дустыңа урман бүләк ит” чарасы

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

“Дустыңа урман бүләк ит” экологик программасы – ГАҖ «Почта Банк» һәм “Maraquia.com” агачлар утырту буенча интернет-сервисның уртак проекты, шул исәптән аеруча саклана торган табигый территорияләрдә.

2019 елның 25 апрелендә программага комплекслы профильле региональ әһәмияттәге “Чатыр-Тау” дәүләт табигать тыюлыгы кушылды. 2019 елның 15 маена 10 гектар мәйданда 38 мең Европа чыршысы һәм гади нарат үсентесе утыртылды.

Хәзерге вакытта әлеге проект кысаларында ДБУ «Азнакай урман хуҗалыгы» белән, утырту материалы белән тәэмин итү һәм әзерлек, утырту һәм агротехник эшләр үткәрү буенча килешү төзелде. Проектка кертелгән агачлар Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Уразай авылы янында, “Чатыр-Тау” тыюлыгы чикләрендә, чокыр эрозиясенә дучар ителгән җир кишәрлекләрендә утыртыла. Үсентеләр утырту туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклауга, шулай ук тыюлык территориясенең экологик торышын яхшыртуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International