Татарстан районнарында урман утырту көннәре узды

2019 елның 17 мае, җомга

Буа районында «Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән агачлар һәм куаклар утырттылар. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә 200 төп үсенте һәм 50 куак үсентесе утырттылар. Киләчәктә аллея үзенең яшеллеге белән бакча территориясен сөендерәчәк. Шулай итеп, балалар һәм олылар тырышлыгы белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертелде. Агач утыртуда барлыгы 40 кеше катнашты.

«Парклар маршы» табигатьне саклау акциясе кысаларында « Озын Алан» тыюлыгы белгечләре дә «Урман утырту көне»акциясенә кушылдылар. Чара Татарстан РеспубликасыКама Тамагы районының Сөйки авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган мемориал территориясендә узды. Акция «Җиңү агачы» девизы астында узды. Акциядә Сөйки урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары актив катнашты. Барлыгы 30 дан артык Себер карагач үсентесе утыртылды. Чара ахырында мәктәпкә тыюлык администрациясеннән Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.

Ә «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Балтач участок урманчылыгының урман хезмәткәрләре белән берлектә, Урман утырту көне кысаларында, Салавыч балалар бакчасы, Кече Лыза урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе белән берлектә, үсентеләр утыртуны оештырдылар. Чарада катнашучылар агач утыртып кына калмадылар, элек утыртылган агачларны да  тәрбиясез калдырмадылар. Бу көнне барлыгы 800дән артык агач үсентесе утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International