Спас районында уылдык чәчү урыннарын урнаштыру буенча акциядә катнашучыларны билгеләп үттеләр

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Спас районында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык булсын!» исемле  ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру буенча акциядә катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

Укучылар Куйбышев сусаклагычында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда ярдәм иттеләр. Алар чыршы ботакларын бергәбәйләделәр  һәм бауга беркеттеләр, аннары ясалган уылдык чәчү урыннарын  Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, якынча 2 метр тирәнлектә, суга урнаштырдылар.

Укучылар ярдәме белән Спас районы акваториясендә 1500 оя урнаштырылды. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International