Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында экологик квест-уен

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасында зурырак яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары белән экологик квест-уен оештырдылар. Әлеге чараның максаты уен эшчәнлеге аша экологик культура формалаштыру иде.

Квест барышында маршрут кәгазе буенча балалар дүрт станция уздылар, аларның һәрберсендә биремнәр тәкъдим ителде.

«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Похлебкин Е. Н., Сорокина Л. М. «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» станциясендә балаларга табышмак чишәргә һәм Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек пазлларын җыярга тәкъдим итте. Ә «Чүпне  аеру» станциясендә балалар чүп-чарны ни өчен аерырга кирәклеген искә төшерделәр һәм кул эшләре ясадылар. Һәр бирем өчен балалар пазл кисәге алдылар, ә барлык станцияләрне үтеп бетергәч, алар буенча карта җыеп бүләк таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International