Татарстан үзенең балык сәнәгатен Санкт-Петербургтагы күргәзмәдә тәкъдим итәчәк

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

Бүген, Санкт-Петербург шәһәрендә ,«Эксопорум»күргәзмә үзәге нигезендә  III Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе (Global Fishery Forum & Seafood Expo 2019) ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы экспозициясе өчен чөгә  балыгы маймычлары белән аквариум биргән «Биосфера –Фиш» ҖЧҖнең балык үрчетү комплексы, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары - «Лаеш балык заводы» ЯАҖ, «Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Подгорнов Анатолий Александрович катнаша.

Форумны һәм күргәзмәне  оештыручы -РФ Балыкчылык буенча Федераль агентлык . Норвегия, Исландия, Дания, Нидерланд, Кытай, Корея, Япония һ.б. кебек әйдәп баручы балык тоту державаларыннан 150 компания үз казанышларын тәкъдим итәчәк, 4200 дән артык кунак көтелә.

Татарстан Республикасы экспозициясендә балык сәнәгате оешмалары үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә:  ыслынган, кыздырган судак ите, кунакларның игътибарын җәлеп иткән чуртан итеннән ясалган котлет. Шулай ук аларны кабып карау мөмкинлеге дә бар иде.

Шулай ук Бөтенроссия бәйрәме-Балыкчы көне алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе күргәзмә һәм форумның барлык кунакларын саф һавада  тәмле балык ашы белән сыйлый.

Күргәзмә 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк, сайтта яки мәгълүмат өстәлендә теркәлүчеләргә керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования