«Чатыр-Тау» тыюлыгы белән җәйге экологик дәресләр

2019 елның 12 июле, җомга

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә балалар белән берничә экологик дәрес үткәрде. Алар 5 нче номерлы катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасында, шулай ук Азнакай шәһәренең 4 нче лицее һәм Азнакай шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп яны лагерьларында ял итүче мәктәп укучылары янына барып кайттылар.

Балалар белән «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, «Татарстан Республикасының Кызыл китабы», хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле  һәм аларны саклау, кошларның күптөрлелеге һәм яшәү рәвеше турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, сакланыла торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

Балаларга фильмнар күрсәтелде, аннан алар «Чатыр Тау», «Владимир тау бите» табигать тыюлыклары һәм «Ык елгасы», «Стәрле елгасы»табигать һәйкәлләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар кызыксынып экологик конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар һәм иң активлар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International